Марат Яруллин - Таннар ата

Текст песни

Зарыгып көттем сине, өзелеп көттем
Синең өчен өзелә үзәгем
Мине сөйсәң, бердәнберем, дисәң
Килерсең син, бәлки, гүзәлем

Таңнар ата хәзер, кояш бата
Сине көтәм сине, гүзәлем
Язлар килде җиргә, ямьле язлар
Син килмәдең миңа, килмәдең

Таңнар ата хәзер, кояш бата
Сине көтәм сине, гүзәлем
Язлар килде җиргә, ямьле язлар
Син килмәдең миңа, килмәдең

Икәү йөргән чәчкә болыннарда
Каршылармын җәйне ялгызым
Бергә йөргән сукмаклардан, бәлкем
Барырмын мин, юллар ярырмын

Рекомендации